14 нче май көнне Меңнәр мәктәбе укытучылары һәм укучылары урманнарны саклау буенча эшкә чыктылар. Алар урманга агач утыртырга бардылар. Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр. Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш.Кеше өчен урманнарның әһәмияте зур. Ул һаваны, сулыклар һәм туфракны саклаучы да, безне тәмле җиләкләр, гөмбәләр белән сыйлаучы, дару үсемлекләре, хайваннар, агач бирүче. Шулай ук матурлык һәм ял итү урыны да.Тагын бер мөһим ягы - күп агачларның яфраклары һавага үзенә бертөрле матдәләр —фитонцидлар бүлеп чыгара. Алар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә.Туган ягыбызның табигате матур булсын, гөрләп торсын өчен табигатьнең якын дусты булырга, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк.