16 май көнне “Ромашка” балалар бакчасында “Мин спортны яратам” темасы астында ачык дәрес үткәрелде.Балалар спорт төрләре белән танышты. Шулай ук спортка кагылышлы шигырльләр һәм рәсемнәр әзерләгәннәр. Яшүсмерләр һәм спорт мәктәбеннән килгән волейбол тренеры Ренат Газетдинов балаларга иртәнге гимнастика эшләү тәртибен өйрәтте.