8 май көнне Зөбәер авылында Бөек ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкал янында митинг уздырылды. Митингта мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Соңыннан Түке авылы мәдәният хезмәткәрләре Илтимер авылы урынындагы һәйкалгә венок салдылар.