Ачык һавада музей

2016 елның 10 мае, сишәмбе

9 май көнне район үзәгендә Җиңү бәйрәменә карата оештырылган чарада Актанышбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында үзләренең музейлары белән катнаштылар. Экспозиция Әҗәкүл пристаненә багышланган иде. Экспонатлар халыкка бик ошады, аеруча балалар бик теләп алар янында фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International