8 май көнне Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл ачу тантанасы һәм Бөек Җиңү көненә багышланган митинг булды. Митингта Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Л.Г.Хәйдәрова, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чыгыш ясады.