7 май көнне Меңнәр авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан һәйкәл янында митинг булып узды. Тыл ветераннарын котларга "Актаныш таңнары"газетасы баш редакторы Хөҗҗәтов И.Н., "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Сахабетдинов Р.В һәм авыл җирлеге башлыгы Салиҗанов И.А. килгән иде. Алар ветераннарыбызга исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр. Шулай ук тыл ветераннарын мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар да котладылар.