Җиңү көненә багышлап ясалган стенгазета.

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Җиңү көне! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае.  Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклы күз яшьләре. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала. Ә инде бу көн, бигрәк тә, сугышның ачысын-төчесен күреп, бүгенге матур тормышта исән – имин гомер итүче бабайларыбызның олуг бәйрәме. МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның 2 укучылары укытучылары Ания Хасип кызы Мусина җитәкчелегендә сугыш ветераннары портретларын ясадылар һәм бәйрәм газета чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International