8 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Р.М.Нуриев, район вәкиле М.С.Сәетов, "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Х.Х.Гильметдинов, мәктәп директоры И.Т.Хузин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Р.Н.Валиев сугыш һәм тыл ветераннарына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде,һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салынды.