7 майда югары Яхшый авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг узды. Әлеге тарихи бәйрәмгә авылның олысы, кечесе җыелды. Катнашучыларны Югары Яхшый җирле үзидарә рәисе Җ.Г.Зиннатуллина, ветераннар оешмасы рәисе М.Г.Галиева бәйрәм белән котлады. 7 сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән шигырьләр һәм җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.