"Адай мәдәният йорты" МБУ -се яңалыклары

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 нче май көнне Күҗәкә авылында Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде.Алдан ук сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына котлау открыткалары, чакырулар таратылды.Алар хөрмәтенә ихлас котлаулар, җыр - шигырьләр яңгырады, чәчәк һәм бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмгә махсус кайткан шагыйрәбез, Язучылар берлеге әгъзасе Әлфия Ситдикова исә бөтен кунакларга "Мәйдан" журналының соңгы санын бүләк итте.Анда шагыйрәнең Күҗәкә егете, Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка багышланган поэмасы басылган.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International