"Адай мәдәният йорты" МБУ -се яңалыклары

2016 елның 10 мае, сишәмбе

7 нче май көнне Күҗәкә авыл җирлегенең һәр авылында Җиңү бәйрәме билгеләп үтелде.Иртән бәйрәм Адай авылында башланып китте.Кызганычка каршы, авылда исән ветераннар юк инде.Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде.Бәйрәм Урьяды авылында дәвам итте, иң кадерле кунак, әлбәттә, бердәнбер ветеран Шәрипов Мирхәт Шәрип улы иде.Ике авылда да ветераннар һәм сугыш чоры балалары өчен чәй табыны әзерләнде, шәһит булган якташлар рухына Коръән сүзләре яңгырады, веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International