8 май көнне Иске Айман җирлеге Колын һәм Айман авылларында тантаналы митинг узды. Митингта бердәнбер сугыш ветераны Мусин Миргазыян ага ,тыл ветераннары ,сугыш чоры балалары,балалалар һәм башка бик куп кунаклар катнашты.Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Кашапов М.М.улы,районнан Ялалов ,Һәйкәл төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән Мустафин Ф.М улы һ.б котлады. Батырлар истәлегенә Автодорстрой оешмасын җитәкләгән Мустафин Рушад Фәндүс улы тарафыннан оештырылып 12 венок салынды.Митинг авылдашларыбызның, мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды.