Яңа Әлем мәдәният йорты яңалыклары.

2016 елның 10 мае, сишәмбе

9 май көнне районда Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан ачык хава астында "1941-1945 Авыллар язмышы музей экспозициясе" куелды.  Музей-Ихата эченә элекке байраклар, иске фотолар, тыл һәм фронт әйберләре, җихазлары, сукыр лампа, бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, фронттан килгән хатлар, медальләр, һәм башка экспонатлар куйдык. Халык бик яратып, кызыксынып карап үтте, аларны казанда пешкән бәрәнге һәм чәй белән сыйладык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International