Менә күптән көтеп алган җылы май җитте, аның белән бергә безнең илебез өчен изге булган – Җиңү бәйрәме дә җитте. Җиңү бәйрәме - күз яшьләре белән искә алу, шатлыклы, җиңү бәйрәме ул. Ул безнең илебездә һәркемгә кагыла.
6 май көнне, Актаныш балалар үзәк китапханәсе, Актаныш мәдәният йорты каршында 1 санлы урта мәктәп укучылары белән берлектә “Җиңү килде җирне нурга күмеп...” дигән исемдә музыкаль тематик кичә уздырдылар. Кичәдә катнаштылар 4 “А” (класс җитәкчесе Хөббетдинова Диләрә), 3 “А” (класс җитәкчесе Даутова Алсу), 2 “Г” (Долгова Зәһинә) сыйныф укучылары. Кичәне алып баручы Хамидуллина Лилия балаларга сугыш турында, гитлеровчыларның планнары, совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Балалар сугыш турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бигрәк тә Алсу Әмирханованың М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен оста башкаруы барыбызга да бик ошады. Балалар белән “Бөек Ватан сугышы турында син нәрсә беләсең?” дигән исемдә викторина уздырдык. Алар сугыш, корал турындагы табышмакларга да җавап бирделәр. Мероприятие азагында, һәр класска пантомима ярдәмендә шифровка текстын гәүдәләндереп күрсәтергә дигән бирем бирелде. Бу биремне 3 класс та бик уңышлы башкарып чыкты. “Сугыш турында китап укы” дигән китап күргәзмәсе оештырдык, цитата итеп түбәндәге сүзләрне алдык. “Сугыш турын укылган китап, Җиңү көненә синнән бүләк!” . Күргәзмәлектәге китапларга күзәтү уздырдык. Кичә, бергәләп, “Җиңү көне” дигән җырны башкару белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)