Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә оешкан "Туган як" музеенда экскурсиядә булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълүматләр тупладылар. "Хәтер "китабы белән таныштылар, үзләренең туганнарын эзләделәр. Якты тормыш бүләк иткән ветераннарны без мәңгегә онытмабыз!