5 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәдәният паркында 1 Актаныш мәктәбенең 7 ”а” класс укучылары өчен «Алар даны мәңгелек!” дигән кичә уздырылды. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Садри абый Сагъбиев укучыларга сугыш хәтирәләрен сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.Кичәнең « Фронттан хатлар» дигән өлешендә китапханәче Ф.Гайнанова Такталачык авылыннан Валиханов Гайнетҗан Валихан улының сугыштан туганнарына язган хатын укыды. Ә укучылар сугышта катнашкан бабаларына язган хатны укыдылар. Китапханэче Л.Мирзанурова китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичәдән зур дулкынлану белән таралыштык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)