Югары Яхшый мәктәбендә Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап чаралар уза. Класс җитәкчеләре хәрби темага сыйныф сәгатьләре уздыралар. Укучылар митингта чыгыш ясау өчен әдәби- музыкаль монтаж әзерләделәр. Һәйкәлгә салыр өчен веноклар ясадылар. “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бабаларының фотоларын ясаттылар.