Талпан энцефалитына каршы профилактик чаралары турында әңгәмә.

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

5 май көнне МБОУ "Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы "нда медицина хезмәткәре Регина Индус кызы Насыйрова талпан энцефалитына каршы профилактик чаралары турында әңгәмә үткәрде. Бу әңгәмәгә барлык хезмәткәрләр һәм башлангыч мәктәп укучылары чакырылды. Регина Индус кызы әйтүенчә, хәзерге вакытта аеруча сак булырга һәм талпан кадалудан саклану өчен профилактик чаралар күрергә кирәк. Мәсәлән, урманнан яки бакча участогыннан кайткач, киемнәрне һәм үзеңне яхшылап тикшерергә кирәк. Талпан ябышканын күргән очракта, шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International