Актанышның легендар шәхесе Миргаяз Заман улы Заманов истәлегенә багышланган кичә узды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

5 май көнне Актаныш «Туган як» музеенда гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган олпат рәис, беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1941 нче елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан узган тарихи хәрби парадта катнашкан батыр фронтовик, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 елның 9 маенда  Мәскәүдә үткән хәрби парадта да горур атлаган хөрмәтле зат - Миргаяз Заман улы Замановка багышланган кичә узды.

Чара барышында легендар шәхеснең 66 ел бергә гомер иткән җәмәгате Әсмабикә ханым Миргаяз Замановның барлык хөкүмәт бүләкләрен, орден-медьләрен, архивын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды. Шулай ук чарада Миргаяз Заман улы Замановның укучылары, чордашлары, туганнары, дуслары катнашты һәм районыбызның бөек шәхесенә рәхмәтләрен җиткереп, якты истәлекләрен яңгыраттылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International