Бөтенрәсәй тикшерү эшенә әзерлек максатында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 класс укучылары белән эш дәвам итә. Укучылар математика, рус теле һәм әйләнә-тирәдән консультацияләр алалар. Бөтенрәсәй тикшерү эше – мәктәптә традицион үткәрелә торган контроль эшләрнең дәвамы булып тора.