29 апрель көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү укучылар командасы да катнашты. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен, велосипедта йөрү осталыгын күрсәттеләр.