1 май көнне Аккуз авыл җирлегендә "Карга боткасы" бәйрәме булып узды.Китапханә, клуб эшчеләре оештырган бу бәйрәм җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барды.Учак өстендә, төрле ярмалардан пешкән тәмле ботканы иң башта кошларга бирдек, соңыннан бәйрәмгә килгән һәр кеше дә боткадан авыз итте.