Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. "Хәвефсез тәгәрмәч "бәйгесендә I урын

2016 елның 30 апреле, шимбә

 

29 апрель  көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү укучылар командасы I  урынга лаек булды.  Укучылар  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен, велосипедта йөрү осталыгын күрсәттеләр. Гәрәев Наил җитәкчелегендә  Фәйрушин Рәсүл, Галиева Зәринә , Газетдинов Айгиз, Мокыймова Алинә үзләрен  чын осталар итеп күрсәттеләр. Аларга район данын яклап республика конкурсында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International