"Бездә бүген Тукай көне"

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

21 нче апрель көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Бездә бүген Тукай көне” дип исемләнгән чара уздырылды.

Башлангыч  сыйныф укучыларына Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сораулары куелды. Китап укучылар бирелгән сорауларга бик оста һәм җитез җаваплар бирделәр. Кичә ахырында укучылар шагыйребез Г. Тукайның әкиятләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International