Меңнәр авыл китапханәсе яналыклары

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

25 апрель көнне Меңнәр авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Бәйрәм  бүген" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Кичә барышында балалар электрон презентация аша шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Кичә барышында балалар актив катнаштылар, бәйрәмгә кунак булып килгән әкият герое Су анасы уйнаткан уеннарда алар  актив катнашып, сорауларына төгәл җавап бирделәр. Кичә ахырында бергәләп "Туган тел " җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International