25 апрель көнне Иске Кормаш авыл китапханәсендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, Г. Тукайның тууына 130 - ел тулу уңаеннан чара узды. Китапханәче Шарипова Р. балаларга шагыйрьнең бәхетсез балачагы турында сөйләде. Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен укыдык. Балалар үзләре дә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Чара "Туган тел" не күмәк җырлау белән тәмамланды.