Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә аның тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, район күләмендә бөек әдипнең әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы уздырылды. 21 апрельдә Такталачык мәктәбендә уздырылган конкурста Меңнәр мәктәбенең 2-5 класс укучылары Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән сәхнәләштерелгән күренеш белән чыгыш ясадылар. (Җитәкчеләре Басыйрова Фидалия һәм Акмалова Гөлйөзем).