Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 22 апреле, җомга

Мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучыларын алда зур сынау - Бердәм республика тестлары көтә.  Аңа әзерлекне сынап карау шарты белән бүген алар  мәктәптә тест биреме үтиләр. Төп сынау 25 апрельдә узачак. Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен  бәяләү максатыннан үткәрелә. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып үткәрелә. Укучылар туган телен белү дәрәҗәләрен грамматик сораулар, җөмләләрне дөрес төзү, сөйләм телләре байлыгы аша күрсәтәчәкләр. Аларга алда торган беренче сынауларында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International