Владимир Путин Казанда Спорт буенча совет утырышы үткәрә һәм дзюдо буенча Европа чемпионатын ача

2016 елның 22 апреле, җомга

Россия Президенты Владимир Путин  22 апрель көнне Казанда Президент карамагындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәк.

Фикер алышуга илдә хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү мәсьәләләре кертелгән.

Утырышта Россия Хоккей федерациясе, хөкүмәт әгъзалары, төбәк башлыклары, шулай ук бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Шул ук көнне дәүләт башлыгы дзюдо буенча Европа беренчелеген ачу тантанасында да катнашачак. 21-24 апрель көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда узачак ярышларда 46 илдән 477 спортчы катнашырга җыена

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International