Праймеризны оештыру һәм үткәрү буенча партия җыелышы Такталачык башлангыч бүлекчәсендә үтте

2016 елның 22 апреле, җомга

2016 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. 22 май исә ил күләмендә праймериз көне (партия эчендә алдан тавыш бирү) дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта праймеризга әзерлек Россиянең һәр төбәгендә башланып киткән инде.

12 апрельдән районыбыз җирлекләрендә дә “Бердәм Россия” партиясе эчендә алдан сайлап карау – праймеризга әзерлек бара. Иң беренчеләрдән булып мондый партия җыелышлары Актаныш район үзәгендә “Бүләк” һәм Иске Айман башлангыч бүлекчәләрендә узды.

Кичә, 21 апрель көнне праймеризны оештыру һәм үткәрү буенча партия җыелышы Такталачык башлангыч бүлекчәсендә үтте. Анда партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев чыгыш ясады. Шулай ук чарада Такталачык авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын үтәүче Рәдис Мирзануров, сәяси совет әгъзасы Рүзил Исламов һәм җирлек ветераннар оешмасы рәисе Альберт Яркәев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International