Быел халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тула. Һәр чорда шагыйрьне зур ихтирам белән искә алалар. Вакытлар узган саен Тукай әсәрләренә игътибар, аларның әһәмияте, тарихи миссиясе арта. Тулыр-тулмас 8 ел гына иҗат итеп калган әдипнең үзе исән чагында ук 33 китабы дөнья күргән. Ятим, мескен Апуштан Мөхәммәтгариф улы Габдулла бөек шагыйрь- Тукай халык, милләт хәдименә әверелә.
Китапханә ай дәверендә Г. Тукай иҗатына багышланган күп чаралар уздырды. 21 апрель көнне дә 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 8 "А" сыйныф укучылары белән берлектә "Җылы эзли сабый күңеле" әдәби кичәсе уздырылды. Кичәдә язучының яралы язмышы, аның тормышы һәм иҗаты турында презентация рәвешендә җанлы әңгәмә алып барылды. Укучылар Хәйретдинова Г., Бәдриев А., Шәмсетдинов Р., Гильванова Э. үзләре яраткан шигырьләрен башкардылар, Зиннурова Л. "Җир йокысы" җырын җырлады. Кичәнең кунагы- Галимуллина Ф. "Су анасы" шигырен сөйләде. Укучыларга әдәби викторина тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә бик җанлы узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)