15 апрель көнне 5а, 5б укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” исемендә Гаилә бәйрәме үткәрелде. Командаларга бүленеп оештырылган бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. 5б класс укучылары һәм ата-аналарының “Яшьлек” командасы җиңү яулады. Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде: “Иң көчле гаилә”, “Иң уңган әниле гаилә” исеменә Саматовлар, "Иң бердәм гаилә”, “Өметле спортчы үстерүче гаилә”,“Иң төз атучы әтиле гаилә” Гариповлар,“Иң сөйкемле гаилә” Шәйхразыевлар, “Иң җитез гаилә” Гыймазовлар гаиләләре табылды. Бәйрәм табын артында чәй эчү белән төгәлләнде. Бәйрәмне класс җитәкчесе Л.Ф.Әһлетдинова оештырды.