“Чишмәләр чиста булса, Идел пычранмас”.

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Балачак – кеше тормышы башланган саф чор. “Чишмәләр чиста булса, Идел пычранмас”, – диләр бит. Балалар бакчасына аяк баскан һәр баланың рухи дөньясы күбесенчә хыялдан тора. Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдәплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Узган атнада башлангыч мәктәп-балалар бакчабызда коллектив күзәтүләр булып узды. Һәр тәрбияченең шөгыле каралды, аларга анализ ясалды, киңәшләр бирелде. Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International