Күҗәкә авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә.Бу көннәрдә барлык бюджет хезмәткәрләре дә юл кырыенда үскән агач полосаларын чистарту белән шөгыльләнә."Адай мәдәният йорты" хезмәткәрләре исә - иң активлары.Корыган агачлар кисеп яндырыла, кайберләре утын өчен аерып алына.Күмәк эш, ял иткәндә бергәләп чәй эчү өмәчеләрне берләштерә.Өмә вакытында гына түгел, авыл җирлеге советы оештырган һәр чарада да алар килешеп, бердәм эшлиләр.