Апачлылар үрнәк күрсәтәләр.

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Әтәс   авыл    җирлегенең   Апач   авылы   халкы   13-апрель  көнне    үз  территорияләрен   җыештыру   өмәсе   ясадылар.   Өмәдә   30   лап   апачлылар  катнашты.  Алар   чүп    җыйдылар,   аны  түктеләр.   Үз  техникасы   белән   катнашкан  Хамзин   Динарга   авыл  халкы   зур   рәхмәтләрен  белдерделәр.  Район  авыллары   арасында  иң   үрнәк   авыл   исемен   апачлылар   быел  да  үзләрендә   калдырырга   уйлыйбыз   дип,  сөенә-сөенә   изге  гамәл  башкардылар   алар   бу   көнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International