МБОУ “Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”нда уртанчылар төркемендә балаларны авазларны дөрес итеп әйтсеннәр өчен аларны тәрбиячеләр дөрес суларга өйрәтә. Моның өчен балалар борын белән тирән сулыш алалар, һаваны авыздан әкрен генә чыгаралар. Балалар иреннәрен кысмыйча, битләрен дә кабартмыйча ясыйлар. Бу күнегүләрне шигырьләр белән ясау бик күңелле!