Актаныш 1 нче санлы мәктәбе укучылары "WorldSkills" чемпионатында

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе
Казанның "Пирамида" комплексында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының тантаналы ябу кичәсе үтте. 56 компетенциядә Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар ярышты. Моннан тыш, Junior Skills кысаларында 10-17 яшьлек мәктәп укучылары 15 компетенциядә көч сынашты.
Чемпионатта үз муниципаль берәмлегендә иң яхшылар гына катнашты. Актаныш районы исеменнән безнең мәктәп укучылары Фазлиев Рәмис (6 сыйныф), Хабибуллин Юсуп (6 сыйныф), Нәҗмиев Рамазан (6 сыйныф), Ярмиев Рүзәл (10 сыйныф), Арсланов Шамил (10 сыйныф), Галимянов Айдар (10 сыйныф) чыгыш ясады. Алар җиңүче булдылар һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Командаларның җитәкчеләре - Ямалов Филарис Фанисович һәм Мөхәммәдиев Дилшат Сәгыйтович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International