Киров авылы китапханәсендә, Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,"Без - Тукайлы халык" дип исемләнгән чара уздырылды. Анда "Тамчы" балалар бакчасыннан да нәниләр катнашты. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, рус һәм татар телләрендә Габдулла Тукай шигырьләрен һәм туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.