" Без-Тукай оныклары." Усы авыл китапханәсе яңалыгы.

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан "Без-Тукай оныклары"дип исемләнгән балалар иртәсе  үткәрелде.Тукай әсәрләре туган телгә мәхәббәт тәрбияли.Балалар дөньясын нечкәлекләп белгән Тукай,аларны якын итеп,эшчән,белемле,тәрбияле булып үссеннәр дип,бик күп шигырьләрен кечкенәләргә багышлаган.Әлеге чарада Тукайның әкиятләре,шигырьләре укылды.Бөек шагыйребез сабыр,балалар сөючән ,игътибарлы,гадел булган үзенең шигырьләре,әсәрләре аша  өлкәннәрне хөрмәт итәргә,туган илебезне,туган телебезне яратырга өйрәтә.Балалар иртәсе кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International