Сәләтле балаларны эзләү,аларның сәләтен үстерү, татар җырларына карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган, “Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Җырлы-моңлы балачак” халыкара телевизион фестивалендә 11 апрель көнне Сәгъбетдинова Сусанна "Алия-Гөлия" җыры былән чыгыш ясап кайтты һәм аның чыгышы май аенда телеэфирга чыгыр дип көтәбез. Шулай ук Сусанна 25 март көнне Казан шәһәре Химиков мәдәният сараенда узган халыкара балалар иҗаты конкурсында "Народный вокал-соло" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Заһитова Илсөя Индус кызы. Уңышлары белән котлыйбыз аларны!