Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең баскетбол буенча чемпионнары

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

9 нчы апрель көнне "Иман" спорт сараенда гомуми белем бирү мәктәпләре арасында баскетбол буенча район Беренчелеге үтте. Ярышта 9, 11 нче сыйныф укучылары Амируллин Барлас, Закиржанов Алмаз, Хусаенов Газиз, Шайдуллин Рушан, Халилов Илгиз, Шаехов Рамил, Гайнуллин Ильназ, Харисов Нурсултан и Хуснутдинов Илүс составындагы мәктәбебез командасы да катнашты. Егетләр беренчелекне яуладылар. Команданың тренеры - физкультура укытучысы Анваров Шәфкәт Илфатович. Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International