"Адай мәдәният йорты" мәдәният йортларында даими рәвештә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле түгәрәкләр, кызыксыну клублары эшләп килә.Мәктәп укучылары да дәресләрдән соң түгәрәкләрдә бик теләп шөгыльләнә.Аларга бигрәк тә хореография дәресләре ошый.Балалар, түгәрәк җитәкчесе белән бергә, гәүдәне дөрес тотарга, матур итеп йөрергә өйрәнәләр, төрле биюләр куялар.Аларның төрле кичә - концертларда чыгышын тамашачылар яратып кабул итә.