11-12 нче апрель көнне Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60 нчы урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучыларның республикакүләм Ел укытучысы конкурсының финал этабы була. Анда безнең Актаныш кадет интернат-мәктәбеннән Фәрухшин Дамир Мирзанур улы катнаша. Уңышлар телибез!