8 апрель көнне Татар Ямалы авылы үзешчән сәнгать коллективы, район мәдәният йортында узган район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концертында чыгыш ясады. Ерак араларны якын итеп килгән Татар Ямалы авылы үзешчән "Тургай" вокал коллективының "Ямалым" дип исемләнгән җыры Актаныш тамашачысы күңеленә хуш килде.