Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең җәмәгать кабул итүе турында

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе
     Татарстан Республикасында 2010 елның 8 июленнән кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле итеп  Сабурская Сәрия Харис кызы билгеләнде, 2015 нче елның 8 июленнән  ул кабат Вәкәләтле вәкил итеп  ТР –ның  Дәүләт Советы тарафыннан сайланды.  Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсе халыкка хезмәт күрсәтә.   Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең эшчәнлеге  03 март 2000 нче елның  95 нче санлы “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил турындагы”  Законга таянып оештырыла.

Кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилгә сорау-үтенече булганһәрбер гражданның мөрәҗәгатьитү өчен мөмкинлеге бар. Һәр сишәмбе көннесәгать 14.00 дән алып 16.00 га кадәр Сәрия Харисовнаалдан язылып килгән гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт, язылу өчен телефон (843) 236-41-80. Шулай ук электрон хатлар өчен адрес: tat.ombudsman@tatar.ru.

       ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Интернет системасында  официаль сайты буенча  (http://upch.tatarstan.ru/ ) барлык хокукый белемне арттыру буенча үткәреләсе чаралар,  яңалыклар, законнар турында танышып бару мөмкинлеге тудырылган.

     2016 нчы елның 17 март көнне ТР-да кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил боерыгы буенча һәрбер районда кеше хокуларының яклау идарәсенең  бер вәкиле янәдән билгеләнде. Актаныш муниципаль районында  вәкилнең  ярдәмчесе -Закирҗанова Рәмилә Илгиз кызы .  Гражданнарны кабул итү графигы  һәм урыны : һәр сишәмбе көнне сәг. 9.00-16.00 кадәр Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт, “Игелек үзәге” бинасының 2 бүлмәсендә, телефон  3-14-11.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International