1 нче апрель көнне "Адай мәдәният йорты" МБУ-се үзешчәннәре Иске Кормаш мәдәният йортында үткән смотрның зона турында катнаштылар.Тамашачыларга һәм жюрига милли биюләр, "Киндер тукмаклау" фольклор күренеше, вокал ансамбль башкаруында Күҗәкә һәм Адай авыллары турында җырлар һәм, әлбәттә, ялгыз башкаручыларның чыгышлары тәкъдим ителде.Һава шартлары аркасында 3 авылның үзешчәннәре, бергә җыелып, озаклап әзерләнә алмасалар да, смотр шартларына туры китереп чыгыш ясый алулары белән кәнәгать калдылар.