Теләкәй мәктәбе яңалыклары .Балалар китаплары көне

2016 елның 2 апреле, шимбә
2 нче апрель – Балалар китаплары көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәче Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы башлангыч сыйныф укучылары белән бергә китапка багышланган чара үткәрде. Укучылар бу көннең кайчан үткәрелә башлавын белделәр. Г.Тукайның “Китап” шигыре белән, китапны уку һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар. Китап турында мәкаль – әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлап үттеләр. Иң беренче дәреслек – әлифба китабы турында әңгәмә кордылар. Чара бик кирәкле булды һәм күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International