Теләкәй мәктәбе яңалыклары .“Урман – безнең байлыгыбыз”интеллектуаль уены

2016 елның 2 апреле, шимбә
Язгы каникул вакытында Иске Җияш башлангыч мәктәбе һәм Теләкәй мәктәбендә укучылар белән бергә “Урман – безнең байлыгыбыз” темасына интеллектуаль уен үткәрелде. Кошлар, агачлар, экология буенча, ике командага бүленеп, сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең дәресләрдә алган белемнәрен сынадылар. Ә сорауларны әзерләүдә биология укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы һәм педагог – организатор Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы ярдәм иттеләр. Һәм, форсаттан файдаланып укучылар белән, урман инспекторы Галиев Идеал Насих улы очрашты. Укучыларны урманда үзеңне тоту, табигатьне саклау буенча киңәшләрен бирде. Чара бик актуаль темада булды һәм бик күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International