Без китап яратабыз.

2016 елның 2 апреле, шимбә

         Актаныш үзәк балалар китапханәсе,  уку елы башында,  “Тылсым” мәктәп – бакчасында китап бирү пункты оештырды. Бу балалар оешмасының  үз стационар китапханәсе юк. Шуңа күрә,  балалар китапханәсе   хезмәткәрләре,  ике атнага бер тапкыр,  бу балалар оешмасына китап алып баралар.   Балалар очен бу бик уңайлы хезмәт күрсәтү чарасы.  Менә 1 апрель көнне,  без,  чираттагыча бакча – мәктәпкә китаплар алып бардык. Балалар безне бик көткәннәр иде, хәтта ишек төбендә үк каршы алдылар.  Язгы каникул вакытында  барысы да алган китапларын укып бетереп, хәзер  яңаларын алырга ашыгалар.  Балаларның барысы да бик актив, китапны саклап кына тоталар һәм үз яшьләре өчен бик яхшы укыйлар. Без алар өчен бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International