Актаныш 1 нче санлы мәктәбе китапханәсе яңалыклары

2016 елның 2 апреле, шимбә

2 нче апрель - Халыкара балалар китабы көне. Ул Даниянең әкиятләр язучысы Һанс Кристиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәдә укучылар өчен "Балалар китабы - сихри дөнья" китап күргәзмәлеге оештырылды. "Әкиятләр илендә" китап күргәзмәлегендә Һ.К.Андерсынның китаплары һәм аның бүләгенә ия авторлар Р.Миңнуллин, Ш.Галиевның, шулай ук балалар яратып укый торган авторларның китаплары урын алган иде. Китапханәче Хисамова Нурсия Муллануровна Һ.К.Андерсенның "Унике сәяхәтче" китабыннан "Ипекәйне таптаган кыз" әкияте буенча 2а, 2г, 1б сыйныфларында библиографик дәрес үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International